Сарман районы Юлтимер авылында яшәүче райондашыбыз Кызыл китапка кертелгән соры челәнне (цапля) коткарган. Бу хакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Сирәк очрый торган бу кошны райондашыбыз кондыз (бобер) плотинасында күреп алган. Кошка якынрак килгәч, аның томшыгы һәм аяклары чүпрәккә уралганын күрә. Кош аннан котыла алмыйча азаплана.

Якташыбыз бу хакта тиз арада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Нияз Зәйнуллинга хәбәр итә.
Кошның язмышы өчен борчылып, райондашыбыз суга керә, челәнне тотып ала һәм аны чуалган чүпрәкләрдән азат итә. Белгеч киңәшләре буенча кошны җентекләп карап чыккач, бернинди дә җәрәхәтләр тапмый.
Челәннең исән-саулыгына инангач, аны яңадан табигатькә җибәрәләр.
.jpg)
Белешмә өчен
Соры челән Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Белгечләр искәртә: сулыкларда һәм яр буйларында калдырылган көнкүреш калдыклары (җепләр, ятьмәләр, чүпрәк һәм пластик) кыргый хайваннар һәм кошлар өчен үлем куркынычы тудыра. Әгәр дә сез бәлагә юлыккан кыргый хайванны күрсәгез, бу хакта биоресурсларны саклау буенча район хезмәтләренә хәбәр итегез.
Фотолар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтыннан
Нет комментариев