Ярты гасырга якын гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы отличнигы, Татарстанның атказанган табибы, хезмәт ветераны һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе, оста гармунчы, республика һәм Россия конкурсларында күп җиңүләр яулаган Рафис Мусин районда гына түгел, республикада да «уникаль шәхес» буларак билгеле.
Ул кешеләрне генә түгел, гомер буе диярлек гармуннарны да «дәвалый».
Белгечләр әйтүенчә, һәр инструментның үзенең тавышы бар, ләкин аларның һәркайсы да мәңгелек түгел. Аннан, һәркем дә халкыбызның борынгыдан килгән моңлы юлдашына саклык, кадер хисе белән карамый, искергәч яки ватылгач, аларны чыгарып ташлаучылар да, кайдадыр тузанлы чормада аунатып яткыручылар да бар. Рафис абый менә шундый гармуннарны, кайда гына күрсә дә, өенә алып кайта, чистарта, кирәк икән, эчләрен алыштыра, «үстерә», матурлый, бизи... Аларның тавыш системаларын, ноталарын көйли, яңгырашына элеккеге чисталыкларын кайтара, аларга икенче тормыш бүләк итә. Кыскасы, ул дистәләгән гармуннар өчен – табиб-реаниматолог.

Бүгенге көндә Рафис Нәгыйм улының коллекциясендә 40ка якын уен коралы – тальян, аккордеон, баян, хромка, ике рәтле гармуннар бар. Хәтта мәгълүм бер шагыйребезнең шигырендә язылганча – «саратский көмеш кыңгыраулы»лары да. Ә аларның күпмеләрен әле ул, ремонтлап, туганнарына, гармун кадерен аңлаучы башка кешеләргә бүләк иткән. Шуны танырга кирәк: иске, инде яраксызга әйләнгән гармуннарны җыю һәм ремонтлау – чын фанатлар һәм энтузиастлар эше. Рафис абый менә шушы нечкә һәм матавыклы эшкә дистә еллардан да артык гомеренең әллә күпме буш вакытларын багышлаган.
Язма героебызның күңелендә халкыбызның аерылгысыз юлдашларына мәхәббәт кайчан бөреләнгән икән соң?
Ул – сугыш чоры баласы. Мортыш-Баш авылында Энҗе һәм Флера апаларыннан соң өченче бала булып туа. Аннан соң гаиләдә тагын дүрт малай дөньяга килә. Кызганычка каршы, улларның берсе озын гомерле булмый. Әтисе Нәгыйм абый – Бөек Ватан сугышы ветераны, лейтенант, 1943 елда Сталинград сугышыннан яраланып кайта. Хәрби комиссариатның Сарман бүлегендә инструктор булып эшли, сугышка китүчеләргә хәрби әзерлек дәресләре бирә. Колхоз рәисе, май заводы директоры һәм башка җитәкче постларда хезмәт куя. Әнисе Нурлыхода апа исә колхозчы була.
– Җырга, моңга сәләтем нәселдән килә, дип уйлыйм. Әткәй дә, әнкәй дә бик матур җырлый иделәр. Өйдә ашлар үткәргәндә, парлашып, «Шахта», «Уел» көйләрен сузып җибәрәләр... Ә без – бала-чага – өстәл астында. Нуретдин бабам, аның улы Хәсән абый тальянда уйнадылар. Абыебыз раведчик булган, Сталинград сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган, батырлыгы Кызыл Йолдыз ордены белән бәяләнгән. Биш-алты яшьләр чамасында әнкәй мине күршеләргә алып керде. Аның сизгер күңеле минем гармун яратканымны кечкенә чагымда ук аңлап алган, дип уйлыйм. Күршеләргә бер туганнары гармун алып кайткан һәм әнкәй мине шул гармунда уйнатып карарга теләгән икән. Күңелем булганчы тарттым күрекләрен, – дип искә ала Рафис абый.

Соңрак Нурлыхода апа Украинада яшәгән Хөсәен абыйсына хат яза. Тегесе, Саратовка кайтып җиткәчме, Саратов гармунын сатып ала. Авылга кайткач, ана улының классташы – Рафис абыйның бабалары күршесендә яшәүче Флүр Ишморатов дигән малайга: «Рафиска әйт әле, Хөсәен абыйсы гармун алып кайтты», – дип әйтеп җибәрә. Ә аның гармуннарга омтылышы гади балачак кызыксынуы гына булмый, күрәсең. Бишенче сыйныфлар тирәсендә укыган малай ничә дәрес буе шул гармун турында гына уйлап утыра. Хәтта укытучы сөйләгәннәр дә колак яныннан гына узып китә, нәтиҗәдә ул бу көнне ике «2»ле, бер «1»ле алып кайта. Әмма бу гармунлы булу шатлыгын һич кенә дә киметә алмый.
– Уйнарга өйрәнү теләге шулкадәр көчле булган. Морбашның клуб мөдире Галимҗан абый «Су буйлап» көен бер генә уйнап күрсәтте. Мин дә тиз арада көй чыгарырга өйрәндем, – дип искә ала Рафис абый.
Ләкин бу гармун алты төрле тавыш чыгарып була торган матур яңгырашлы булса да, катлаулырак – «русский строй» белән ясалган була. Ягъни тартканда – бер төрле, кысканда икенче төрле тавыш чыгара. Әтисе аны Мортамак авылында яшәүче гармуннар ясау остасы Шәриф абыйга илтеп бирә дә, улына гадирәк – тальян гармун ясатып алып кайта. Ә алтынчы сыйныфта укыганда, апасы малайга хромка алып бирә. «Медучилищены уңышлы тәмамласам, Рафиска гармун алып кайтам», – дип әйтеп куйган була ул. Малай анда да уйнарга өйрәнә.

Ә үзенең тәүге тапкыр гармун алуы медицина институтының беренче курсын тәмамлагач була.
– Стипендияне, әти-әни җибәргән акчаларны экономияләп, алдан ук банкка салып бардым. Гармун аласы көнне биологиядән имтихан бирә идем. Көчкә түзеп утырдым, тизрәк кибеткә йөгерәсе килә. Ниһаять, имтиханны уңышлы биреп, ниятемне тормышка ашыру насыйп булды. Мин кызыккан гармунда бер рус егете уйнап карады да, отличная гармонь, покупай, диде. Шулай итеп, өч рәтле баян алдым, – дип сөйли ул.
Анда уйнарга өйрәнеп, кичәләрдә кызларны биетә башлый егет. Дүртенче курста инде ул тагын бер гармун ала. Бу вакытта инде ул укудан буш вакытларында эшли дә торган була. Алга таба да мондый уен кораллары кулына шактый керә аның.
– Ә менә аларны ремонтлый башларга нәрсә этәргеч бирде? – дип сорыйм аннан.
– Гармуннарны бик яратам, мөгаен, шулдыр. Аннан, үземә ошаган гармунны һич кенә дә ташлыйсым килми, аларны ремонтлау шуннан башланды, дип тә әйтә алам. Коллекциямдә 7-8 – тальян, шул ук санда "двухрядка", баян бар. Аккордеон, хромкалар да юк түгел. Аларның борынгыраклары 1905 еллар тирәсендә ясалганнар. Алар миңа төрле юллар белән килеп эләктеләр. Кайберләрен сатып алдым, кайберләрен бүләк иттеләр. Гармуннарны бик яраткач, кайда гармун күрәм, аларын да алып кайтам. Менә бу гармунны Чаллыда укыган вакытта урамнан табып алдым. Эчләре шалтыр-шолтыр килә иде. Алып кайттым да ремонтладым. Ул бер дигән гармун булган, тик коргаксып беткән. Зәйдән дә китерделәр шундыйны. Ул революция вакытларында ясалган. Сул клавиатурасы – "русский строй", уң клавиатурасы – тальян, безнеңчә эшләнгән. Менә бу Германиядә эшләнгән гармун белән чагыштырабыз икән, монысыннан тартканда да, кысканда да бертөрле тавыш чыга. Ә инде Германиядә эшләнгәнендә төрле тавыш чыга, анда уйнау бик кыен. Аларның тавышы корпусның нинди агачтан ясалуына бәйле. Гадәттә, ул алмагачтан эшләнә. Тавыш чыгара торган пластинкаларның нинди металлдан эшләнүе дә мөһим. Аның составында җиз дә, корыч та булса яхшы. Монысыныкы җиздән ясалган, тавышы бик әйбәт, – ди ул, коллекциясе белән таныштырып.

Ә менә язмам герое тарафыннан аккордеон тавышы чыгарып уйный торган баян Калининградта немецлар тарафыннан эшләнгән. Ул безнең илгә Бөек Ватан сугышыннан «кайткан» – хәрби әсирләр аша килеп кергән. Ә шушындый ук гармунның икенчесе тальянга охшатылган. Тавышлары бик матур.
– Гармуннарны ремонтлап, уйнап торырга кирәк. Уйнамасаң, алар тутыга, аларны шулай ук чистартып, дөрес итеп саклый белергә дә кирәк, – ди Рафис абый. – Бер елны тиреслек яныннан бер гармун таптым. Ул яңгыр астында бозылып беткән. Бер кеше булса, атып бәрер иде. Мин моны кадерләп алып кайттым, мехлары беткән иде, аларны алыштырдым, җимерелгән-ватылган урыннарын яңарттым. Тавышы бик матур, Менә бу «двухрядка»ны Түбән Новгород осталары кулдан ясаганнар. Ләкин гармунны яратмаган кеше аны саклый белми. Моны соңгы хуҗасы кара мунча түбәсендә саклаган. Алып кайтып, ишегалдында эчләрен чистартып, тузанын суыртып, капиталь ремонт ясадым. Пластинкаларына кагылгач, аның тутыкларын бетергәч, әлбәттә, инструментның тавышы үзгәрә. Шуңа карамастан, монда уйнап ләззәтләнергә була, – дип дәвам итә ул сүзен.
Кыскасы, бу йортта һәр уен коралы, шул исәптән тормыш иптәше Рәзинә апа, башка якыннары бүләк иткән гармуннарның һәркайсы кадерләп саклана.
Рәзинә апа да – гармун кадерен белә торган кеше, җырлы-моңлы гаиләдә үскән. Әтисе Мияссәр абый – баянда, әнисе Фәүзия апа тальянда уйнаган, энесе Мансур – шулай ук баянда. Мияссәр абыйның энесе Искәндәр абый гармуннар төзәткән. Аның ике улы да гармунчы булганнар.
Рафис абыйның әйтүенчә, гармун күңел тынычлыгы өчен генә түгел, тән сәламәтлеге өчен дә файдалы икән.

– Миңа Корея медицинасында кулланыла торган су-джок, Кытай медицинасы буенча энә белән дәвалау һәм мануаль терапия курсларын тәмамларга туры килде. Алар тәннең төрле участокларындагы нерв җепселләренә тәэсир итүгә нигезләнгән. Әйтик, кул бармакларындагы, учтагы нокталар баш мие, эчке органнар – йөрәк, үпкә, бавыр, бөер, үт куыгы, күкрәк бизләре һәм башкалар белән бәйләнгән. Гармун уйнаганда, ул нокталар массажлана, баш мие, кан әйләнеше, органнар эшчәнлеге яхшыра. Мәсәлән, өлкән яшьтә булсам да, әле минем бер генә тешемне дә алдырганым юк, барысы да исән-сау. Аллаһка шөкер, колакларым, күзләрем дә бик әйбәт әле. Мин моны гармун уйнаганнан күрәм. Шунысын да әйтергә кирәк: гармуннарны ремонтлаудан күңел тынычлыгы да алам, – ди Рафис абый.

Болар янына шуны да өстәргә кирәктер: күптөрле конкурсларда катнашып, гармуннар ремонтлап, ул мәдәниятебезне саклауга, аны пропагандалауга, халкыбыз мирасын килер буыннарга җиткерүгә дә зур өлеш кертә. Рафис абыйның «уникаль»леге шунда да чагыла: ул коллекциясендәге һәр гармунда уйный да. Аның тормышыннан тагын бер фактны китереп үтәсе килә. 2019 елда ул Чаллыда үткәрелгән Халыкара фестиваль-конкурста гармун уйнап кына калмый, халык җырын җырлап, «Вокал» номинациясендә I урынны ала, жюри әгъзаларын биюе белән дә сокландыра, мәшһүр композитор Симон Осиашвили кулыннан бүләк ала. Аның «Нива» машинасын 34 ел өр-яңа кебек тотуына, үзе карап, ремонтлап торуына да гаҗәпләнми мөмкин түгел. Өен дә Рәзинә апа белән үзе тышлаган ул.
Рафис абыйның җырга-моңга мәхәббәте балалары һәм оныкларына да күчә, улы Илгиз һәм оныгы Дамир баянда һәм гитарада уйныйлар. Ә йортында тагын бабасыннан калган, 1905 еллар тирәсендә юкә агачыннан эшләнгән, язма героебызның әти-әниләренә һәм үзенә дә хезмәт иткән он кисмәге, бал тәпәннәре, җилпуч, сабан һәм аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары да кадерләп саклана.
Нет комментариев