Кайчан аудиохәбәрләр җибәрү әдәпсезлек санала
Аудиохәбәрләр — хис-тойгыларны җиткерү яки озын фикерне тиз аңлату өчен уңайлы корал. Аларны яздыру үзебезгә тиз һәм җиңел булса да, икенче кешегә уңайсызлык тудырмаска тиеш. Бу хакта «Радио 1» эфирында этикет белгече Оксана Панфилова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.