Бәхтегәрәевләр республика чемпионатының финалында район данын яклады
Җәмгыять

Бәхтегәрәевләр республика чемпионатының финалында район данын яклады

18 октябрьдә Байлар Сабасында Әтиләр көненә багышланган «Әти + мин» («Папа + Я») IV республика чемпионатының финалы узды.

Ярышта Сарман районы данын Илнар һәм Инзар Бәхтегәрәевләрнең гаилә командасы лаеклы яклады. Әтиле-уллыБәхтегәрәевләр югары спорт әзерлеге, чыдамлык һәм чын үзара ярдәмләшү күрсәтте.

Быелгы ярышларның масштабы чынында да зур булды:

  • Сайлап алу этапларында 5 100дән артык кеше катнашты;
  • Финалга 180 әти һәм ул чыкты.

Чемпионатның программасы бик бай һәм эчтәлекле иде. Спорт комплексы мәйданчыкларында катнашучыларны көч, тизлек һәм үзара ярдәм таләп итә торган эстафеталар һәм киртәләр полосасы каршы алды. Физик әзерлек белән бергә, әтиләр һәм уллар иҗади һәм тапкырлык сынауларында да үзләрен күрсәтте, бер-берсенә булган зур ышанычны һәм аңлашуны дәлилләде.

Илнар һәм Инзар Бәхтегәрәевләрне уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Аларга яңа спорт җиңүләре, зур казанышлар һәм ныклы гаилә дуслыгы телибез!

Фотолар Сарман районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге төркеменнән.


Нет комментариев