24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында легендар «Әлифба» дәреслегенә багышланган фильм чыгачак
Аны Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе әзерләгән.
Искәртеп үтәбез, легендар «Әлифба» китабы 60 елга якын вакыт дәвамында дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезгә татар теле чараларын өйрәнергә ярдәм итте.
Фильм тамашачыларны дәреслекнең язылу тарихы һәм аның авторлары — сугыш, лагерьлар кебек авыр елларны кичергән күренекле мөгаллимнәр Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың тормыш юлы белән таныштырачак.
Фото: © «Татар-информ»
Нет комментариев