Аудиохәбәрләр — хис-тойгыларны җиткерү яки озын фикерне тиз аңлату өчен уңайлы корал. Аларны яздыру үзебезгә тиз һәм җиңел булса да, икенче кешегә уңайсызлык тудырмаска тиеш. Бу хакта «Радио 1» эфирында этикет белгече Оксана Панфилова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Цифрлы аралашуның төп кагыйдәләре:
- Кешенең вакытын хөрмәт итегез. Аудио яздырганда җибәрүче үз вакытын янга калдыра, ә алучыга исә колакчын (наушник) эзләргә яки тыңлау өчен уңайлы урын табарга туры килә.
- Адреслар һәм фактлар — бары тик текст белән. Даталарны, адресларны, саннарны һәм эшлекле килешүләрне һәрвакыт текст итеп язу хәерле. Текстны теләсә кайчан кабат карап була, ә аудиодан кирәкле урынны эзләү шактый катлаулы.
- Рөхсәт сорагыз. Озын хәбәр җибәрергә җыенасыз икән, башта әңгәмәдәшегездән моның уңайлы булу-булмавын сорагыз.
- Сөйләшүне озын монологка әйләндермәгез. Мессенджерлар — ике яклы аралашу чарасы. Аудиохәбәрләр икенче кешене җавап бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәскә тиеш.
Белгеч билгеләп үткәнчә, хәтта озын аудиоязма да һәрвакыт этикетны бозу дигән сүз түгел. Иң мөһиме — хәбәр җибәргәнче үзеңә: «Бу мәгълүматны чынлап та аудио аша җиткерү кирәкме һәм ул әңгәмәдәшкә уңайлы булырмы?» — дигән сорауны кую.
Нет комментариев