Яраткан тәмлекәчләр һәм көндәлек эчемлекләр теш сәламәтлегенә җитди зыян китерергә мөмкин.
Каты чәй, газлы су һәм кәнфитләренең куркынычлыгы турында «Радио 1» хәбәрчесенә стоматолог, хирург, имплантолог һәм ортодонт Арам Давидян сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» ИА.
Белгеч сүзләренчә, каты чәйне даими эчү теш эмалендә саргаю һәм таплар калдыра. Әче кәнфитләр дә эмальне зарарлый һәм кариес барлыкка килү куркынычын арттыра.
Эксперт газлы суларга да аерым игътибар итте. Тәмле газлы эчемлекләр шикәр һәм кислотаның бергә кушылуы аркасында тешләргә зыян сала. Әмма «шикәрсез» эчемлекләр дә куркынычсыз түгел: югары кислоталылык аркасында алар теш эмаленең эрозиясенә китерергә мөмкин.
Нет комментариев