Югары Чыршылы авыл җирлеге халкы яңа башлыклы булды
Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы итеп 4 санлы бер мандатлы сайлау округы депутаты Гилева Роза Михайловна сайланды.
Ул 1979 елның 15 октябрендә Ләке авылында туа. Хезмәт юлын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә инспектор булып башлый. Аннан төрле елларда Дәүләт статистика Федераль хезмәтенең территориаль органында – икътисадчы, муниципаль район Советында – белгеч, район Башкарма комитетының мәдәният бүлегендә – баш белгеч, сәүдә, җитештерү өлкәсендә вәкил, җитәкче вазифаларын башкара. 1 класслы муниципаль хезмәт референты. 2012 елда читтән торып “ТИСБИ” идарә Университеты тәмамлый.
Гаиләле. Тормыш иптәше Альберт Валериевич белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев