Иске Минзәләбашта сыйныфташлар 40 елдан соң очраштылар
Иске Минзәләбашта сыйныфташлар очрашуы булды. 40 елдан соң илебезнең торле почмакларыннан сыйныфташлар очрашуга җыелдылар. Алар арасында төзүчеләр, химиклар, укытучылар, нефтьчеләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре, шәфкать туташлары, китапханәчеләр һәм башка профессия хезмәткәрләре бар иде. Менә күптән түгел генә «Ак чәчәкләр» премиясенә лаек булган, бүләккә бирелгән «Лада Гранта» га утырып Амирова Альбина да...
Иске Минзәләбашта сыйныфташлар очрашуы булды.
40 елдан соң илебезнең торле почмакларыннан сыйныфташлар очрашуга җыелдылар. Алар арасында төзүчеләр, химиклар, укытучылар, нефтьчеләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре, шәфкать туташлары, китапханәчеләр һәм башка профессия хезмәткәрләре бар иде. Менә күптән түгел генә «Ак чәчәкләр» премиясенә лаек булган, бүләккә бирелгән «Лада Гранта» га утырып Амирова Альбина да очрашуга килеп җитте.
Мәктәптә җыелышканнан соң, шушы очрашуны оештыручыларының берсе булган Рәсәйнең атказанган нефтьчесе исемен йөртүче Габдрахманов Изаил сыйныфташларын чишмә буенда әзерләнгән табын янына чакырды.
Очрашуга килгән кунаклар табын артында мәктәп елларында үзләре белән булган кызык хәлләрне искә төшерделәр, укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләре әйттеләр. Очрашу җыр-бию, шаян уеннар, сөйләшүләр белән кичкә кадәр ямьле табигать почмагында дәвам итте.
Кадрия Шәрипова (Яхина).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев