САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Минзәләбашның “Хуҗа Насретдин”ы 95 яшен тутырды

Аяклы тарих, җор телле, “Хуҗа Насретдин”га тиң татар халык авыз иҗатын барлаучы Иске Минзәләбаш авылының хөрмәтле ветераны Җамалиев Намус Афзалетдин улына бүген 95 яшь тулды.

Тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләре, җәмәгате Нәкыя апага чәчәк бәйләме тапшырды. Җамалиевларның гаилә корып яшәүләренә 70 ел тулу уңаеннан, юбилярлар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл ветераннар советы рәисе Нияз Големов, авылның имамы Илдар хәзрәт Әшрафуллин, юбилярларның кызлары, кияве, күршеләре дә тигез гомер, саулык, күңел тынычлыгы, кадер-хөрмәт теләделәр.
Исеме җисеменә туры килә Намус абыйның. Гомере буе намуслы хезмәте белән, әти-әнисе кушкан Намус исеменә тап төшерми яши ул. 17 ел “Корыч Кул” колхозында шофер булып эшли. Техника бригадиры, ферма мөдире дә була. Лаеклы ялга чыккач та, мелиоратор булып эшли. Авырлыкларны җиңеллек белән уздыра белә, җор теллелеге дә ярдәм итә.
Тулырак “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев