Иске Кәшер урта мәктәбенең"Миләш" мәктәпкәчә тәрбия төркемендә чыгарылыш иртәсе үтте
Җәмгыять

Иске Кәшер урта мәктәбенең"Миләш" мәктәпкәчә тәрбия төркемендә чыгарылыш иртәсе үтте

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән 8 бала көз көне 1 сыйныфка укырга керәчәк.

 Алар бакча белән хушлаштылар, җырлыдылар, биеделәр, уйнадылар, мультфильм геройларына һөнәрләрен күрсәттеләр. Төрле конкурсларда, бәйрәмнәрдә актив катнашкан өчен мәктәп администрациясе аларга мактау кәгазьләре тапшырды. Шулай ук әти -әниләр дә тәрбиячеләр белән кулга-кул тотынып бер максат белән эшләгән өчен рәхмәт хатлары алдылар. Әниләр дә мәктәп елларын искә алып, балачакка кайтып килделәр.


Нет комментариев