САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Кәшер җирлеге халкы гозерләрен язып килгән

Җирлек тормышына битараф булмаган абыйлар-апалар авылларның киләчәген ничек күзаллауларын кәгазь битенә язып килгәннәр иде.

Аларны буш биналар язмышы да борчый, төзекләндерү таләп иткәннәре дә кызыксындыра. Әлбәттә, тәкъдимнәр язып алынды. Әмма бар эшне дә берьюлы башкару, хыялларны тормышка ашыру мөмкин түгел, чөнки һәрнәрсә алдан планлаштырыла. Җирлектә, хәтта районда гына да хәл ителми торганнары була. 

Җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов үз чыгышында узган ел башкарылган эшләр хакында сөйләде һәм 2026 елга бурычлар белән таныштырды. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар хакында агрофирма идарәчесе Раушан Гәрәев сөйләде. Полиция участогы инспекторы Гөлназ Сәгъдәтова хокук саклау органнарындагы вәзгыять белән таныштырды. 

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елда тормышка ашачак программаларга тукталды. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев