САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Имән халкының сораулары булмады

Иске Имән авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.

Аны җирлек башлыгы Раушания Исламова алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Нөркәй» агрофирмасының «Вахитов» җитештерү комплексы җитәкчесе Хәлил Шәйхеразиев – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар.Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. 

Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр куелды, алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар, җирле талантлар катнашучыларны җырлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев