Иске Имән авыл җирлегендә санитар икеайлыкны башладылар
Җәмгыять

Иске Имән авыл җирлегендә санитар икеайлыкны башладылар

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык старт ала.

Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда чистарту, агарту, яшелләндерү, төзекләндерү эшләре планлаштырыла.

Иске Имән авыл җирлегендә экологик икеайлыкны бүгеннән башладылар.

- Ураза бәйрәменә әзерләнәбез, шуңа территорияләрне чистарттык. Җирлек оешмалары кызлары белән кар астыннан чыккан узган елгы чүп-чарны җыештырдык, тырмаладык, - диде җирлек башлыгы Раушания Исламова.


Нет комментариев