Ирек Богуславский: «Нәфис» МХОга 1,3 млрд сумнан артык акча юнәлтте»
«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ТНВ телеканалында «7 минут эчендә 7 сорау» рубрикасының яңа чыгарылышында «Нәфис» фонды командасы юнәлткән хәйрия акчалары турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, соңгы елларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм яңа төбәкләр халкына ярдәм йөзеннән 1,3 млрд сумнан артык акча күчерелгән. Төп игътибар гуманитар ярдәмгә юнәлдерелгән. Бу – балаларга, тыныч халыкка ярдәм, гуманитар йөкләр, хәрбиләр өчен техника, камуфляж челтәрләре, катерлар, автомобильләр, дроннар һәм башка күп нәрсәләр.
Россиянең яңа төбәкләренә һәм махсус хәрби операция зонасына барлыгы 2,8 мең тонна йөк озатылган. Ярдәм Лисичанск һәм башка территорияләрдә яшәүчеләргә күрсәтелгән.
Авыр хәлгә эләккән кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, Старобельск шәһәрендәге көллияттә булган фаҗигадән соң һәлак булган балаларның гаиләләренә 100 мең сум акча күчерелгән. Богуславский сүзләренчә, бу эшнең төп принцибы – бәлагә очраган һәр кешегә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев