Ир-ат һәм хатын-кызларга Яңа елга ТОП өч бүләк
Тиздән һәрбер гаилә ел буе көтеп алган матур бәйрәм якынлаша. Яңа ел булсын да, бүләксез булсын, ди имеш.
Ел саен һәркем бер сорау белән баш вата: нәрсә бүләк итәргә? Сезгә ярдәмгә ир-атларга һәм хатын-кызларга универсаль бүләкләр исемлеген әзерләдек.
Әлбәттә, бүләк сайлаганда, кешенең шәхси кызыксынуларыннан чыгып эш итәргә кирәк. Әле яңа гына таныш булган кешеләргә яисә һәр яктан җитешлектә яшәгән кешегә нәрсә бүләк итеп була? Бу очракта универсаль бүләк сайлау кулайрак.
Гүзәл затларга ТОП 3 бүләк:
1.Һәрбер хатын-кыз үз-үзен карарга, бизәнергә ярата. Иртә һәм кич саен кызларның көзге алдында сәгатьләр буе басып торуы сер түгел. Һәр кеше үзенең йөз үзенчәлегеннән чыгып косметика сайлый. Төгәл нәрсәдер алу кыенлашырга мөмкин. Бу очракта иң кулай бүләк – косметика кибетенә сертификат. Бүген аларны хәтта онлайн да җибәреп була. Танышыгыз кибеткә барып, үзенә ошаган әйберләрне сатып ала ала.
2.Чәй яратмаучы татар юктыр. Чәй җыелмалары да универсаль бүләк булып санала. Аларда чәйләрнең нинди генә төрләре юк: гади традицион чәйләрдән алып, без ияләшмәгән төрләренә кадәр. Бу бүләк янына бер матур кружка һәм шоколад та туры килә.
3. Якыннарыгыз җылы плед яисә матур рәсемле оекбашларга да шатланыр. Матур да, кирәкле дә бүләк.
Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атларга бүләк сайлау күпкә авыррак диләр. Чөнки ирләрнең күбесе конкрет һәм кирәкле бүләкләр ярата.
Ир-егетләргә ТОП 3 бүләк:
1. Кешенең үз исеме яисә фамилиясе язылган, чигелгән халат, чехол, сөлге, каеш һ.б. Һәрбер кеше шәхсән үзе өчен генә ясалган һәм башка беркемдә дә булмаган әйбергә шатлана.
2.Шулай ук сыйфатлы каеш яисә акча янчыгы да менә дигән бүләк. Аларны матур итеп төргәкләсәгез, ул тагын да затлырак күренәчәк.
3. Машина хуҗалары тимер атлары өчен җиһазларга шат булачак. Маркетплейсларда төрле бәяләргә тәкъдим ителүсе җыелмалар бар. Машина өчен менә дигән табыш.
Яңа ел – могҗизалар чоры, шуңа һәркем дә үз бүләге белән шатландырырга һәм куандырырга тели. Халык “энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дигән. Шуңа бүләкнең бәясе түгел, ә аның чын күңелдән сайлануы һәм бүләк ителүе мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев