4 март көнне район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» XXVI республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале зона турының гала-концерты үткәрелде.
Әлеге зур чара, матди хәлләренә һәм кайда яшәүләренә карамастан, балалар һәм яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен тигез мөмкинлекләр бирүе, республиканың һәм илебезнең күп милләтле халкының мәдәниятен, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен сакларга ярдәм итүе белән кадерле. Чараны алып баручылар аны «яз билгесе» дип тә атадылар.
– «Созвездие-Йолдызлык» башлануга, республикабызга яз да аяк баса, – диделәр алар.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үтә һәм аның быелгысы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
Бәйгенең I һәм II турлары 3-4 март көннәрендә үткәрелде. Анда биш яшьтән алып 21 яшькә кадәрле балалар һәм яшьләр катнаша алдылар. Сарман, Мөслим, Түбән Кама һәм Зәй районнарының яшь талантлары үзләренең сәләтләрен бию, вокал, вокаль ансамбльләр һәм конферанс номинацияләрендә күрсәттеләр. Жюри әгъзалары ике көн эчендә 232 иҗади номер карадылар, ул чыгышларда барлыгы 1500 бала һәм яшьләр катнаштылар.
Конкурсантларның чыгышларына ике көн дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, почетлы остаз Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәя бирделәр.
Конкурсантларның иң сәләтлеләре исә 4 март көнне кичен район мәдәният йортында үткәрелгән гала-концертта катнашу хокукын яуладылар.
– Без сезне кунакчыл Сарман җирендә сәламләвебезгә һәм үзебездә кабул итүебезгә бик шатбыз, – диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм балаларның талантларын үстерүгә зур өлеш кертүче республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә, оештыручыларга, фестивальне үткәрүгә зур өлеш кертүче педагогларга, ата-аналарга, балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Йолдызлык»ка нигез салучы һәм аның директоры Дмитрий Тумановны зал көчле алкышлар белән каршы алды.
– Сарман белән Җәлилдә, Зәй, Мөслим, Түбән Камада гаҗәеп балалар яши. Аларның якты күңелле һәм бәхетле булып үсүендә сезнең өлешегез зур, кадерле әти-әниләр, педагоглар! Безнең бурыч – әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең бөек җырлары ярдәмендә яшь буынны тәрбияләү, безнең чиста һәм мәһабәт елга-диңгезләребезне, урман-һавабызны тартып алырга тырышкан дошманга бу ниятләрен тормышка ашырырга ирек бирмәү. Бу концертны без юкка гына Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышламадык. Чөнки батырлык һәм бердәмлек ярдәмендә генә без дошманны җиңә алачакбыз. Ә без аны җиңәчәкбез. Чөнки бездә – иң яхшы мәдәният. Безнең балалардан яктылык сирпелеп тора. Без балачак, килер буыннар – бөек россиялеләр һәм илебезнең киләчәге имин булсын өчен барысын да эшләячәкбез, – диде Дмитрий Александрович, бәйрәмгә өлеше кергән һәркемгә, шул исәптән район башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Илебез халыклары бердәмлеген ныгытуга һәм мәдәниятне үстерүгә, талантлы яшьләрне тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен, Фәрит Мөнәвир улы Дмитрий Александровичка Рәхмәт хаты тапшырды. Ут күршебез – Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин күчтәнәчкә тәмле чәкчәк алып килгән иде. Сарман, Мөслим, Зәй, Түбән Кама районнары катнашучылары вәкилләренә исә дипломнар тапшырылды.
Бәйрәмдә күрше-тирә район җитәкчелеге вәкилләре дә катнаштылар. Ул чын мәгънәсендә матур балачак бәйрәме булды, һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Бәйге шатлыклы җиңүләргә һәм истәлекле бүләкләргә дә бик мул булды. Шунысы да сарманлылар күңелен зур горурлык хисләре белән тутырды: җиңүчеләр арасында районыбыз талантлары да шактый иде. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр, ә Рәмилә Хөсәенова белән Әминә Бариевага (җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Нуретдинова) исә тун тапшырылды.
Җиңүчеләр апрель аенда башкалабыз Казанда үткәреләчәк суперфиналда катнашачаклар. Шунысын да әйтергә кирәк: быел да, узган еллардагы кебек, «Конферанс» номинациясендә республика легендасы – гомеренең шактый өлешен телевидениегә багышлаган, «Созвездие-Йолдызлык»та жюри әгъзасы булган Илфат Абдрахманов исемендәге махсус приз билгеләнгән. Җиңүчеләр, димәк, бу бүләккә дә өмет итә алалар.
Гала-концертны жюри әгъзасы, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, алып баручы, «Радость моя» балалар гаилә белем бирү каналы режиссер-куючысы Дмитрий Платонов (Мәскәү) һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивале хәрәкәте алып баручысы, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Марина Ясельская алып бардылар. Бәйрәм «Кояш дискотекасы» белән тәмамланды. Зал кабат музыка, җыр һәм балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Бөтен Россия күләмендә иң абруйлы балалар фестивале булган «Йолдызлык» чын мәгънәсендә матур һәм бәхетле балачак бәйрәме булды.
Мәртәбәле жюри бәя бирде
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә тәҗрибәләре үзәге» Мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, хореограф-постановщик Владимир Аносов (Мәскәү), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, республика Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Татнефть» Хәйрия фондының «Каракуз» мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү һәм ярдәм итү программасы җитәкчесе Максим Апраксин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» Төбәк Яшьләр Иҗтимагый Оешмасын үстерү буенча директоры Айдар Гайнетдинов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах (Мәскәү), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Алиса Мамина, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты доценты Азат Зарипов.
I урынны яуладылар:
Язилә Габдрахманова, кечкенәләр төркеме, Мортыш-Баш авылы, «Конферанс»;
Мәликә Азимова, уртанчылар төркеме, кызлар, Җәлил поселогы, «Вокал-соло»;
«Дуслык» үрнәк вокаль ансамбле, уртанчылар төркеме, Сарман авылы, «Вокаль ансамбльләр»;
«Умырзая» үрнәк хореография коллективы, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Хореография»;
«Жасмин» үрнәк хореография коллективы, уртанчылар төркеме, Сарман, «Хореография».
II урынны яуладылар:
Язилә Хәертдинова, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Конферанс»;
Индира Мәрданова, Элина Төхбәтуллина, зурлар төркеме, Җәлил поселогы, «Конферанс»;
Язилә Габдрахманова, кечкенәләр төркеме, Мортыш-Баш авылы, «Вокал-соло»;
Әминә Бариева, уртанчылар төркеме, кызлар, Җәлил поселогы, «Вокал-соло»;
«Ихлас» вокаль ансамбле, уртанчылар төркеме, Җәлил поселогы, «Вокаль ансамбльләр».
III урынны яуладылар:
Нурзил Мөхәммәтов, уртанчылар төркеме, Сарайлы авылы, «Конферанс»;
Самира Сабирҗанова, уртанчылар төркеме, Петровский Завод авылы, «Вокал-соло»;
Рәмилә Хөсәенова, зурлар төркеме, Сарман, «Вокал-соло».
«Җиңүгә омтылыш өчен» махсус призына түбәндәгеләр лаек булды:
Амелия Миңнехуҗина, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Конферанс»;
Эльза Солтанова, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Конферанс»;
Эльза Котлыева, уртанчылар төркеме, Җәлил поселогы, «Конферанс»;
Мәдинә Фатыйхова, беренче кечкенәләр төркеме, Сарман, «Вокал-соло»;
Язилә Хәертдинова, икенче кечкенәләр төркеме, Сарман, «Вокал-соло».
«Иҗаттагы ихласлылык өчен» махсус призы белән бүләкләнде:
Карина Мөхәммәтрәхимова, уртанчылар төркеме, кызлар, Җәлил поселогы, «Вокал-соло».
«Иҗади илһам өчен» махсус призы белән бүләкләнделәр:
«Йолдызчык» вокаль ансамбле, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Вокаль ансамбльләр»;
«Шатлык» үрнәк вокаль ансамбле, уртанчылар төркеме, Сарман, «Вокаль ансамбльләр»;
«Карамель» хореография коллективы, урта төркем, Җәлил поселогы, «Хореография».
«Иҗади эзләнү өчен» махсус призы белән бүләкләнделәр:
«Жасмин» үрнәк хореография коллективы, кечкенәләр төркеме, Сарман, «Хореография»;
«Апрель» үрнәк хореография коллективы, уртанчы
лар төркеме, Җәлил поселогы, «Хореография».
Зөлфия Шәрипова
Нет комментариев