Җырчы моңа кадәр өйдә дәваланган.
Җырчы Илназ Сафиуллинның коронавирус йоктыруы, компьютер томографиясе үпкәләренең 25 процентка зарарланган булуын күрсәтүе турында язган идек. Хәле начарланып киткән булса кирәк, ул бүген үзенең шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәсенә эләгүен хәбәр итте.
«Дуслар, мине югалтмагыз. Ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт. Үзегезне саклагыз», — дип язган ул инстаграмда #ковид хештэгын куеп.
Илназ Сафиуллинның тизрәк терелеп, аякка басуын телибез.
Нет комментариев