2026 елның 1 июненә Татарстанда илкүләм проектларны финанслау күләме 17,2 млрд сумга җиткән. Бу сумма еллык планның 32 процентын тәшкил итә. Мәгълүматны ТР Финанс министрлыгы җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аерым проектлар буенча хәл түбәндәгечә: «Гаилә» проектына 7 млрд сум (еллык планның 40 проценты) бүлеп бирелгән. «Яшьләр һәм балалар» проекты 3,4 млрд сум (45 процент) алып торса, «Тормыш өчен инфраструктура» проектына 3,3 млрд сум (17 процент) юнәлдерелгән. «Пилотсыз авиация системалары» проекты буенча исә план тулысынча үтәлгән – 2 млрд сум (100 процент).
Быел республикада барлыгы 11 илкүләм проект тормышка ашырыла. Аларга бүленгән гомуми акча күләме – 53,8 млрд сум. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, 25 млрд сумы исә Татарстан Республикасы бюджетыннан килә.
Нет комментариев