Илиза апа үзен бәхетле дип саный
Бүген – 22 июль көнне Сарман авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Миргалимова Илиза Вагыйз кызына 95 яшь тулды.
Илиза апа Сарман авылында туып-үсә, укуын тәмамлагач, сатучылар курсларында һөнәр үзләштерә һәм гомер буе сәүдә тармагында эшли. Тырыш хезмәте өчен күп санлы Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына, «Социалистик ярыш җиңүчесе» исеменә лаек була, рәсеме күп еллар районның Мактау тактасында тора. Сарман егете Мирсәет белән гаилә корып, биш бала тәрбиялиләр. Олы уллары Казан авиация институын тәмамласа, калганнары барысы да табиб һөнәрен сайлыйлар. Бүгенге көндә аның 12 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Юбиляр балаларының кайгыртучанлыгын, күңел җылысын, онык һәм оныкчыкларының куанычын күреп яши һәм бүгенге тыныч һәм мул тормышта үзен бәхетле кеше итеп саный.
Илиза апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчләрен, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Илиза апаны гомер бәйрәме белән «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев