5 октябрьдә кешелек дөньясы Бөтендөнья укытучы көне билгеләп үтә.
Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә үзен каршы алган укытучысын һәркем хәтерли. Хәрефләрне танырга, укырга, язарга өйрәткән, тәрбия биргән укытучылар һәрвакыт игътибарга һәм ихтирамга лаек. Әлеге бәйрәм уңаеннан Илексаз мәктәбендә 3 нче октябрь көнне "Укытучыңны котла!" дигән акция үткәрелде.
ТР Мәгариф...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән берничә ел рәттән оештырылучы бу акциянең максаты - үз гомерләрен яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучыларны, хәзерге вакытта алар традициясен дәвам итүче, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тынгысыз хезмәт куючы укытучыларны хөрмәтләү.
Укучылар үзләре ясаган кул эшләрен укытучыларга бүләк иттеләр.
Нет комментариев