САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз һәм Әлмәт мәктәпләре дә читтә калмады: аларда да парламент дәресе кызыклы һәм файдалы үтте

13 нче февраль көнне Илексаз мәктәбендә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына чираттагы парламент дәресе үткәрелде. Аның быелгысы ике зур вакыйгага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Дәрестә зур кунаклар катнашты. Алар Сарман район Советы депутатлары: ТР Ак Барс банкының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Ризатдинов Г.Г., Илексаз авылы җирлеге башлыгы Гильфанов Ф.М., Илексаз авылы клубы директоры Биктимерова З. Дәрес башында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Р.Р. республикабызның үткәне, бүгенгесе белән таныштырды. Аннары ТАССР тарихына кагылышлы викторина уздырылды. Ул быелгы елга мөнәсәбәтле итеп махсус 20 сораудан төзелгән иде. Ризатдинов Г.Г. Сарман районы Район Советы эшчәнлеге белән таныштырды, район оешмалары турында сөйләде. Гильфанов Ф.М. Илексаз авылының элекке вакыттагы колхоз тормышына, Биктимерова З. авылның мәдәният тормышына тукталды. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте. Парламент сәгатендә барлыкка килгән җылы атмосфера әле озак вакытка кадәр сакланыр

Бүген Әлмәт мәктәбендә  Парламент дәресе узды. Бу чарада Әлмэт авылы җирле үзидарә башлыгы , район һәм авыл советы депутаты Данияр Әнвәр  улы Газизов , авыл советы депутаты Вәлиәхмәтов Радик Габдерәүф улы катнашты. Алар узләренең тормыш юллары, башкарган эшләре , Әлмәт авылының бүгенгесе һәм  киләчәге турында сөйләделәр. Соңыннан алар укучыларның күп санлы  сорауларына жавап бирделәр. Шулай ук чарада мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Гәйнетдинова Миләүшә Мизхәт кызы депутатлар эшчәнлеге буенча презентация күрсәтте .Депутатлар белән очрашу бик эшлекле шартларда узды.
   М.М. Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев