Ике җирлек яңа машиналы булды
Муниципаль берәмлекләр Советы съезды кысаларында авыл җирлекләре арасында узган смотр-конкурска нәтиҗә ясалып, аның җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җирлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Азалак һәм Александровка авыл җирлекләре башлыклары Илгизәр Габделгазизов, Ирек Вафин яңа автомобиль ачкычларына ия булдылар.
Фотолар - Татарстан Рәисе официаль сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев