Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Июньдә Татарстан лагерьларында 95 меңнән артык баланың ялы оештырылган

Республиканың балаларны савыктыру лагерьлары җәйнең беренче аенда 95 меңнән артык баланы кабул иткән. «Лето» республика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Татарстанның балалар ялы инфраструктурасына 1309 оешма керә, аларның гомуми сыйдырышлылыгы 92 467 урынны тәшкил итә. Бу санга стационар, палаткалы, мәктәп яны лагерьлары, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары да керә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Лето» үзәге директоры Нина Шимина билгеләп үткәнчә, ел саен үткәрелә торган җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә катнашучылар саны быел узган елга караганда 8 меңгә артырга тиеш. Ул шулай ук июнь аен лагерьлар өчен иң мөһим чор дип атады: барлык куркынычсызлык системалары, туклану процесслары һәм тәрбия программалалыры юлга куелган, моның белән бергә алдагы сменаларга әзерлек өзлексез күзәтелә.

30 июнь мәгълүматлары буенча, республикада төрле юнәлешләрдәге – социаль-педагогик, патриотик, сәнгать-иҗат, фәнни-техник сменалар оештыручы 103 стационар лагерь эшләп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев