Җиhанга матурлык бүләк итүдә район хатын-кызларының да өлеше зур
Тормышның бизәге булган гүзәл затлар төрле һөнәрләргә ияләр.
Ул – яз. Ул – май аенда яуган ләйсән яңгыр. Ул – кышкы салкын кичнең җылы учагы. Ул – авыру чакта иркәләгән йомшак кул. Ул – таяныч, ныклы терәк. Ул – шатлыкта да, борчуда да якын дус, сердәшче...
Хатын-кызлар хакында әллә ничаклы матур сүзләр һәм тезмәләр атарга мөмкин булыр иде. Алар турында күпме шигырь язылган, моңлы җырлар, романслар иҗат ителгән, романнар багышланган. Ләкин аларның берсе генә дә хатын-кыз образына тулы бәяләмә бирә алмый. Чөнки хатын-кыз – ул сер, могҗиза, гомернең мәгънәсе.
Бу юлларны укыганда, яныгызда кем бар? Әниегез? Хатыныгыз? Кызыгыз? Апагыз? Сеңлегез? Дус кызыгыз? Кочагыгызга кысып алыгыз әле! Сизәсезме, сез – иң бәхетле кеше икән бит! Күңел җылысын бүлешер якын кешегез бар! Әгәр алар еракта булса, шалтыратып, бүген үк хәлләрен белешегез. “Мин сине яратам, сагындым”, – дип әйтегез. Бик гади сүзләр, шулаймы? Ләкин алардан да көчлерәк сүзләр юктыр.
... Яз тәрәз шакый. Һәр иртәдә, балкып, кояш чыга. Әгәр ул чыкмаса, кадерле хатын-кызлар, сез үзегез кояш булып балкыгыз. Чөнки сез – хатын-кыз. Сез җиһанга яз алып киләсез.
8 Март – бәйрәмнәребезнең иң матуры, иң назлысы, иң ягымлысы һәм иң нурлысы! Без аны язгы кояшлы көн, гөлләр һәм искиткеч кәефле бәйрәм буларак көтәбез.
Бүгенге заман хатын-кызлары тормышның төрле өлкәләрендә актив катнашалар. Алар мәгарифтә, мәдәнияттә, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында хезмәт куялар, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Һәм шуның белән бергә гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче, йорт җылысын тудыручы гүзәл зат булып калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев