Яхшыбайда Алма бәйрәме узды
Яхшыбай авылының бөтен урамнары да Мирная дип аталса да, халык телендә дүрт урамның 0да үз исеме бар.
Кәҗә урамы (Кәкре урам), Югары оч , Түбән оч, Аръяк урамы. Менә шул урамнар арасында кунакка чакырышу - урам бәйрәмнәре башланып китте. Иң беренче итеп Кәҗә урамы үзенә кунаклар җыеп, Алма бәйрәме уздырды. Алмадан нинди генә ризыклар юк иде: алма кагы, пирогы, компоты, чәе, шарлотка, желе, бал салып пешерелгән алма, алма пиццасы, салаты, алма сметаннигы һ.б.
Шулай ук алма турында җырлар, мәкальләр яңгырады, алма белән төрле уеннар уйналды, биюләр булды. Кыскача гына әйткәндә, күңелле кич утыру килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев