Җәмгыять

Яшь журналистлар игътибарына: республика медиафестивале башлана

Татарстанда мәктәп медиа үзәкләрен үстерүгә һәм яшь журналистларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа проект — «Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивале старт алды.

Хәзерге вакытта катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Фестивальдә республиканың гомуми белем бирү учреждениеләреннән 12-18 яшьлек укучылар команда белән катнаша ала. Бу мәктәп газета-журналлары, радио-телестудияләр яки социаль челтәрләрдәге SMM-проектлар булырга мөмкин.

Бәйге ике юнәлештә уздырыла:

 * «Татар телендә мәктәп медиасы»;

 * «Рус телендә мәктәп медиасы».

Җиңүчеләрне махсус номинацияләрдә бүләкләү көтелә. Бу — үз медиа үзәгеңне республика дәрәҗәсендә таныту өчен яхшы мөмкинлек.

Тулырак мәгълүмат «Ялкын» журналының сайтында һәм фестивальнең рәсми телеграм-каналында (@mediafestyalkin) урнаштырылган. Гаризаны онлайн-форма аша тутырырга була.


Нет комментариев