САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Январьда бакчада нишлиләр?

Үсемлекләр өчен кар һәм яңгыр суы краннан агучы судан күпкә файдалырак.

Бу айга бакчада җитәрлек кар тупланып өлгерә. Моны истә тотып, җылытылмый торган теплица эченә кар ташлагыз. Моны кар яуган саен эшләргә кирәк. Март башында кояш карый башлагач, кар акрынлап эриячәк һәм туфракны дымга баетачак. Исегездә тотыгыз: үсемлекләр өчен кар һәм яңгыр суы краннан агучы судан күпкә файдалырак. 

Ай азагына таба үзегезне кызыксындырган орлыкларны эзләү эшенә керешергә була. Бу вакытка, гадәттә, кибеттә узган елдан артып калганнарын сатып бетерәләр. Орлыкларны сыналган, ышанычлы фирмаларныкын гына алырга тырышыгыз. Шәхси сатучылардан алсагыз, аларның да сыналганнарын сайлагыз. 

Франс ХӘЛИЛОВ, танылган бакчачы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев