САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Янурыс халкы җирлектәге эшләрдән канәгать

Янурыс авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены үтте.

Аны җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. Полиция участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырды. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. 

Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр, фермерларның продукцияләре куелды, алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар, җирле талантлар катнашучыларны җырлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев