Яңа Имән җирлегендә ил сагындагы хәрбиләргә ярдәмгә зур әһәмият бирәләр
Җирлектә узган җыенда бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләр хакында күп сөйләштеләр.
Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә дә патриотик тәрбиягә зур урын бирелгән иде. Йон эрләүче апалар гуманитар ярдәмнең тере шаһитлары булдылар. Җыенда катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин “Ярдәм янәшә” төркеме эшләре белән дә танышты.
Җыелышны җирлек башлыгы Рөстәм Гәрәев алып барды. Беренче көн тәртибе буенча ул үзе чыгыш ясады һәм авылларда башкарылган эшләр хакында сөйләде, агымдагы елда планлаштырылган эшләргә тукталды. Аннан сүз “Җәлил” агрофирмасы идарәчесе Раушан Гәрәевка бирелде. Участок инспекторы Гөлназ Сәгъдәтова криминоген хәл торышы белән таныштырды. Йомгаклау чыгышында Фәрит Мөнәвир улы районның социаль-икътисади тормышы турында сөйләде, узган ел районда башкарылган эшләргә тукталды, быел гамәлдә булачак эшләрне атады.
Соңыннан актив авылдашлар район башлыгының һәм җирлек башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев