Ял көннәрендә Татарстанда 31 градус эссе һәм яшенле яңгырлар көтелә
Республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, алдагы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда эссе һава сакланачак, әмма урыны белән яңгырлар, яшен һәм көчле җил фаразлана. Циклонның акрынлап китүе сәбәпле, төбәктә температура фоны күтәрелә, дип яза «Татар-информ» МА.
3 июльдә явым-төшем көтелми: төнлә +10...+15 градус, көндез +25...+30 градус җылы булачак. Ә менә 4-5 июльдә һава шартлары үзгәрәчәк – кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм җилнең көчәюе ихтимал. Төнлә температура +14...+19 градуска, көндез исә +25...+31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар фаразынча, киләсе атна башында да һава торышы шактый үзгәрешсез калачак. Көньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары республика аша узганда, яңгырлар, яшен күренешләре һәм көчле җил тагын да сизелерлек булачак.
Районда да яллар шундый булачак дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев