Якташыбыз Гран-прига лаек булды
Мәдәният

Якташыбыз Гран-прига лаек булды

Җәлил поселогы Мәдәният сараеның культмасса секторы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина Уфа шәһәрендә үткәрелгән IX «Сәләт» Бөтенроссия халык иҗаты телевизион фестивалендә «Вокал соло» номинациясендә Гран-прига лаек булды.

– Гала-концерттан соң «Юлдаш» радиотапшырулар редакциясенә чакырдылар. Минем белән әңгәмә үткәрделәр, җырларымны радиодан яңгыраттылар, туры эфир аша радио тыңлаучыларның сорауларына да җаваплар бирдем, кыскасы, бик күп уңай тәэсирләр белән кайттым, – ди ул.

Якташыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


Нет комментариев