2026 елның гыйнварында Татарстанның 16 кешесе спиртлы эчемлекләрдән агуланып һәлак булган.
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" МА.
Статистика саннары:
* 39 очрак — спиртлы эчемлекләр һәм составында спирт булган сыеклыклар белән кискен агулану теркәлгән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкырга азрак.
* 16 очрак — үлем белән тәмамланган. Узган елның гыйнварында республиканың 18 кешесе вафат булган иде.
* 84,6% — агуланучыларның төп өлешен олы яшьтәгеләр тәшкил итә.
Кызганычка каршы, агулану очраклары балалар (10,2%) һәм үсмерләр (5,2%) арасында да теркәлгән. Статистика буенча, зыян күрүчеләр арасында ир-атлар күпчелекне тәшкил итә.
Сарман районы халкына спиртлы эчемлекләр сатып алганда игътибарлы булырга һәм сыйфатсыз продукциянең гомер өчен куркыныч икәнен онытмаска киңәш ителә.
Нет комментариев