Татарстан буенча Россия ГТХМ (МЧС) Баш идарәсе һава торышының кискен суытуы сәбәпле ашыгыч кисәтү таратты.
16 гыйнварга каршы төндә һәм иртән республикада температура –27°C кадәр төшәргә мөмкин.
Коткаручылар мондый чорда куркынычсызлыкның артуы турында искә төшерә: торак секторында янгыннар чыгу һәм аварияләр килеп чыгу ихтималы югары.
Төп куркынычсызлык кагыйдәләре:
* Төзек булмаган мичләрне һәм кулдан ясалган җылыткычларны кулланмагыз.
* Эшләп торган җылыту һәм электр җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз.
* Мичләрне һәм җылыткычларны карауны балаларга тапшырмагыз.
ГТХМ Сарманлыларга җылыту системалары белән аеруча игътибарлы булырга һәм аномаль суык көннәрдә урамда булу вакытын мөмкин кадәр кыскартырга киңәш итә.
Нет комментариев