ГТХМ 7 июльдә көтелгән яшен һәм көчле җил вакытында куркынычсызлыкны искәртте
Бу көнне яшен, җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе, кайбер урыннарда боз явуы һәм томан төшүе көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, мондый һава торышында реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында басып тору куркыныч.
Урамда сак хәрәкәт итәргә, балаларны күздән ычкындырмаска, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә. Гадәттән тыш хәлләр буенча бердәм телефон – 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев