САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлсинә апаның һөнәрләре күп

Чукмарлы авылында яшәүче Шәмсетдинова Гөлсинә Мостафа кызы бик күп яшьләргә белем һәм тормыш тәрбиясе биргән.

Ике югары белемгә ия педагог хакында: “Тәвәккәл таш ярыр”, - дисәк, халык мәкаленә бик тә туры килер кебек.

Туган авылы мәктәбендә сигезгә кадәр укыганнан соң, Сарманда урта мәктәп тәмамлый ул. Аннан ул вакыттагы мәктәп директоры Нәкыйп Борһанов чакыруы буенча, Иске Минзәләбаш авылына укытырга китә. “Беренче хезмәт урыным булгангамы, бик якын миңа Минзәләбаш халкы”, - ди мөгаллим. Казанга авыл хуҗалыгы институтына документлар тапшырып, читтән торып укый башлагач, туган авылы мәктәбенә химия-биология фәннәреннән укытырга кайта яшь укытучы. 37 ел яшь буынга белем һәм тәрбия биргән Гөлсинә апа эшләү дәверендә тагын бер югары белем ала – педагогия институты тәмамлый. “Гаделлек ярата, принципиаль, төгәл, хезмәтен яратып һәм җиренә җиткереп башкарды”, - диләр аның хакында хезмәттәшләре, ул укыткан укучылары. Ул әле бүгенге көндә дә гыйлем эстәвен дәвам итә. Күп итеп дини китаплар укый, биш вакыт намазын калдырмый, дини йолалар башкарганда да, авылдашлары аның зур ярдәмен тоялар. Умарталар да асрый Гөлсинә апа. Бакчасында мул уңыш үсә, аллы-гөлле чәчәкләрдә күбәләкләр качышлы уйныйлар.
Гөлсинә апа хакындагы тулырак язманы “Сарман” газетасының 37 саныннан (22 сентябрь, 2023 ел) укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев