«Геройлар янәшәдә» конкурсына эшләр кабул итү бара
Республика күлемендә уздырыла торган «Геройлар янәшәдә – Герои рядом» конкурсына чираттагы видеосабака әзерләнгән.
Бу юлы дәресне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова укучылар өчен махсус әзерләгән. Проектның рәсми каналында алдагы видеодәресләр дә тәкъдим ителгән.
Оештыручылар иҗади эшләрне тапшыру срокларын да искәрткән. Быел гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә. Әмма бер номинация буенча вакыт үзгәрде – «Роман» номинациясендә катнашучылар әсәрләрен 15 октябрьгә кадәр җибәрә ала. Бу озын проза жанрында иҗат итүче авторлар өчен уңайлы мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев