Герой-аналар Татарстанда бушлай җир участоклары алачак
Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары киңәйтелә.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ведомствода «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга бушлай җир участоклары бирү турындагы закон проекты хупланган.
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр ТР Җир кодексының 32нче маддәсенә кагылачак. Шулай ук кодекс яңа 32(3) маддәсе белән тулыландырылачак, анда дәүләт яки муниципаль милектән җир бүлеп бирү тәртибе җентекләп язылачак.
Җир участогына кемнәр хокуклы?
Закон проекты буенча, түбәндәге критерийларга туры килгән хатын-кызлар җир ала ала:
* Россия Федерациясе гражданы булу;
* 10 һәм аннан да күбрәк бала тудырып үстерү (балалар да РФ гражданнары булырга тиеш);
* Президент Указы нигезендә рәсми рәвештә «Герой-ана» исеме бирелгән булу.
Тиздән закон проекты алга таба раслау өчен Экспертлар советына җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев