Газета безне берләштерә
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте подписка чорына «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» акциясе игълан иткән иде. Әлеге социаль акция кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырып кына калмыйча, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова кушылып, җирлектәге реабилитация үзәген район...
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте подписка чорына «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» акциясе игълан иткән иде. Әлеге социаль акция кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырып кына калмыйча, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Акциягә Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова кушылып, җирлектәге реабилитация үзәген район газетасына яздырды.
- Район газетасын әти-әниләребез гомер-гомергә яздырып алалар, аны үзебезнең гаиләдә дә яратып укыйбыз, - ди ул. - Район җирлегендә яшәгән кеше аның газетасын алдырырга, район хәлләре белән танышып барырга тиеш, дип саныйм мин. Газетаны укучылар андагы күптөрле рубрикаларда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алалар, аның сәхифәләрендә танышлары турында укыйлар. Үзем дә күпмедер вакыт редакциядә эшләгән кеше буларак, мин бу эшнең никадәр җаваплы, катлаулы булуын аңлыйм. Коллективка уңышлар һәм газета укучыларның күбрәк булуын телим.
Без исә райондашларны акциягә кушылырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев