Гайсин Әнәс Мирсәет улына 95 яшь тулды
Җәмгыять

Гайсин Әнәс Мирсәет улына 95 яшь тулды

.

Иске Әлмәт авылында туып, шунда гомер кичергән, хезмәт куйган Гайсин Әнәс Мирсәет улы бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. 11 яшеннән эшли башлап, заманында комбайн-тракторын да иярләгән, озак еллар авыл пилорамасында хезмәт куйган ветеран - озын гомерлеләр нәселеннән. Әнәс абый бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше Фәһимә апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Кызганыч, әниләре - гүр иясе. 7 онык, 4 оныкчык бабаларын бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. 

Әнәс абыйны юбилее белән тәбрикләп, сәламәт гомер, куанычлы тормыш телибез.

Әлеге фотоларда Әнәс абыйның - яшьлек еллары.

Альбина Сабирова 


Нет комментариев