САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гарифә апа 90 яшен тутырды +ВИДЕО

Чукмарлы авылында яшәүче Гайфуллина Гарифә Шәйхетдин кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, аның урынбасары Гөлия Афанасьева, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да юбилярга сәламәтлек, ныклык, бәрәкәтле гомер теләделәр.
- Эшләргә кирәк, кешене эш яшәтә. “Ялкау ятыр, бәхете артыр”, дигән сүз дөрес түгел. Эшләгән кеше бәхетле була. Хәрәкәттә – бәрәкәт, - диде Гарифә апа.
Гомер буе колхозда хезмәт куйган, сыер савучы булып эшләгән ветеран бүгенге көндә дә тик утырырга яратмый. Без килгәндә дә, биленә алъяпкычы бәйләнгән иде. Миңа шулай уңайлы, ди ул.
Юбиляр турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев