«Гаилә атналыгы»нда 120 ТР гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алачак
Быел Татарстан инициативасы белән «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнә торган гаиләләр саны артты. Элек 70 булган бу күрсәткеч, хәзер 120гә җиткерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, медальгә гаилә тормышында татулык һәм мәхәббәт саклап, бергәләп 25 елдан артык яшәгән гаиләләр лаек була. Бүләкләү тантанасы «Гаилә атналыгы» кысаларында узачак.
Шулай ук атна дәвамында Татарстан ГХАТларында гаилә тормышларының 50, 60 һәм 70 еллыгын билгеләп үткән юбиляр гаиләләрне дә хөрмәтләү чаралары оештырылачак. Әхмәтова билгеләп үткәнчә, узган ел «Гаилә атналыгы» вакытында 700 гаилә-юбилярны хөрмәтләсәләр, ел дәвамында бу сан 2000дән артып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев