САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Февральдә отпуск алуның икътисади яклары

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе отпускка февраль аенда чыгарга планлаштыра.

Бу финанс ягыннан никадәр отышлы икәнен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Отпуск акчасы айдагы уртача күрсәткечтән — 29,3 календарь көннән чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта бер эш көненнән бәясе конкрет айдагы эш көннәре санына бәйле: эш көннәре никадәр күбрәк булса, аларның һәрберсе шуннан очсызрак була, чөнки ел дәвамында хезмәт хакы (оклад) үзгәрешсез кала. Тиешенчә, эш көннәре максималь булган айларда отпускка чыгу бюджет өчен отышлырак.

2026 елның февралендә, стандарт биш көнлек эш атнасы белән исәпләгәндә, Татарстан халкын нибары 19 эш көне көтә — бу уртача күрсәткечтән азрак. Шуңа күрә кышның соңгы аен керем ягыннан ял итү өчен иң кулай вакыт дип атап булмый. Мисал өчен, апрель аенда 22 эш көне булачак, бу исә аны отпуск өчен отышлырак чор итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев