САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Федерациядән – Котлау хаты

24-27 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" дигән турнир үткәрелде. Анда Сарманның яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. 10 яшьлек спортчылар арасында Динар Йосыпов үзен республиканың иң көчле уенчысы итеп танытты. Ул авыл районнары спортчылары арасында да иң көчлесе булды. Булат Латыйпов та әйбәт уен күрсәтте. 45...

24-27 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" дигән турнир үткәрелде.
Анда Сарманның яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. 10 яшьлек спортчылар арасында Динар Йосыпов үзен республиканың иң көчле уенчысы итеп танытты. Ул авыл районнары спортчылары арасында да иң көчлесе булды. Булат Латыйпов та әйбәт уен күрсәтте. 45 уенчы арасында ул 8 нче, авыл районнары спортчылары арасында II урынны яулады. Аларга Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Сарман малайларының зур уңышлары уңаеннан Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты А.Айдельдиновтан район башлыгы Н.Закиров исеменә Котлау хаты да килде. "Хөрмәтле Нәфис Касыймович! Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе Сезне "Татарстан өметләре" республика турнирында Сарман спортчыларының уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итә", - диелгән анда.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X