Фәрит Хөснуллин: «Районда зур масштаблы эшләр башкарылды»
Республикада «Нәтиҗә өчен эшлибез!» исеме астында муниципаль форумнар үткәрелә. Аның чираттагысы 30 июль көнне Сарманда уздырылды һәм анда соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.
Төп доклад белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгында, төзелеш тармагында, юллар төзү, әйләнә-тирәне төзекләндерү, социаль өлкәдә, мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларда башкарылган эшләргә тукталды.
Барыбызга да билгеле булганча, районда җәмәгать кабул итүе бүлмәсе эшли. Фәрит Мөнәвир улының чыгышыннан күренгәнчә, халык мөрәҗәгатьләренең күпчелеге шуның аша керә. Соңгы биш елда 793 кабул итү үткәрелеп, аларда 1263 кешенең үтенеч-гозере тыңланган. Агымдагы елда исә 56 мөрәҗәгать кергән һәм аларның 54 проценты уңай хәл ителгән. Район халкын күпчелек торак һәм җир мәсьәләләре, балаларга, күпбалалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә социаль ярдәм күрсәтү, төрле ташламалар бирү һәм башка мәсьәләләр борчый.
Узган ел районда милли проектлар һәм 32 республика программасы буенча 2 млрд 900 миллион сумлык эш башкарылган. Соңгы биш елда 50 мең квадрат метр торак төзелгән, 33 гаилә төрле программалар буенча торак шартларын яхшырткан. Яңа күп фатирлы йорттан медицина хезмәткәрләренә дә торак бирелде. Быел исә медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар өчен тагын бер 24 фатирлы йорт кулланышка тапшырылачак. Районда шулай ук 10 фельдшер-акушерлык пункты, 8 спорт һәм яшьләр сәясәте объекты, 4 парк һәм сквер, 2 авыл җирлегендә башкарма комитет биналары төзелде, 4 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы сафка бастырылды. 33 мәгариф, 14 сәламәтлек, 20 мәдәният, 4 авыл хуҗалыгы, 3 социаль хезмәт күрсәтү объекты, 79 күп фатирлы йортта капиталь төзекләндерү үткәрелде. «Безнең ишегалды» программасы уңышлы тормышка ашырыла, 485 миллион сумга 55 ишегалды төзекләндерелде.
Юллар төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 4 млрд сумнан артык акча тотылган. Сарман-Җәлил юлында капиталь төзекләндерү буенча да мөрәҗәгатьләр күп булган – бүгенге көндә моның буенча тулы куәтенә эш бара. Юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү өстендә дә күп эшләр башкарыла.
Җәлил поселогының җылылык белән тәэмин итү системасын яңарту күп еллар буе актуаль мәсьәлә булды. Соңгы вакытта поселокның җылылык, кайнар су белән тәэмин итү системасында зур масштаблы реконструкция эшләре башкарылды, җылылык белән тәэмин итү системасы модернизацияләнде, 800 миллион сумга 4 өр-яңа блок-модульле котельныйлар урнаштырылды.
Быел күптән көтелгән куанычлы вакыйга булды – балалар өчен сәламәтләндерү лагере бинасы ачылды. Форум үткән көнне өченче сменага старт бирелде.
Президентның догазификация программасы буенча 20 км газүткәргеч линия салынып, газга 274 хуҗалык тоташтырылган, «Чиста су» программасы буенча 13 км су челтәре төзелгән. Болар буенча эш тагы да дәвам итәчәк. Урамнарны яктырту буенча 67 торак пунктта 850 яктырту ноктасы алыштырылган, быел 14 торак пунктта эш алып барыла.
Район үсешенә нефтьчеләр дә зур өлеш кертәләр. «Татнефть» ел саен социаль объектларны төзекләндерү, ремонтлау һәм җиһазлар сатып алуда, балаларга, ветераннарга ярдәм күрсәтү, район кешеләре катнашкан проектларны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәтә. Биш елда аның күләме 190 миллион сумга җиткән.
Махсус хәрби операциядә батырлык һәм рухи ныклык үрнәге күрсәтүче якташларыбызга Фәрит Мөнәвир улы аерым тукталды.
– Районыбыз халкы махсус операциядә хезмәт итүчеләргә, үзебез шефлык итүче шәһәрләргә даими матди ярдәм күрсәтә. Бүгенге көнгә барлыгы 1740 тонна гуманитар йөк озатылды, – диде ул.
Быел Татарстан Республикасында, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, Рәисебезнең агымдагы елның 1 маенда дөнья күргән Указы нигезендә, Электрон мактау тактасы булдырылды. Ул төрле һөнәр ияләренең республика үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертүенә дәлил булып тора. Аңа безнең районның 83 оешмасыннан да 141 кандидат тәкъдим ителгән. Болар – нефтьчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре, укытучылар һәм табиблар, мәдәният һәм спорт, кече эшмәкәрлек, торак-коммуналь хуҗалыгы тармаклары хезмәтчәннәре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр һәм башкалар.
Форум эшендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов катнашты.
- Рәисебез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикабыз чәчәк ата, дип әйтергә мөмкин. Барлык планлаштырган проектлар, аеруча социаль өлкәдәгеләре, уңышлы тормышка ашырыла. Татарстан барлык юнәлешләр буенча аграр секторда, сәнәгать продукциясе җитештерү тармагында, социаль объектлар һәм торак төзү буенча да лидерлар сафында бара. Махсус хәрби операциягә дә җитди булышлык күрсәтәбез. Шушылай дәвам итәргә, бергә һәм бердәм булырга кирәк. Бергә без барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз, – диде ул.
Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев соңгы биш елда башкарылган мөһим карарларга тукталды.
- Дәүләт Думасы тарафыннан 1200 яңа закон кабул ителде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, 180 тирәсе закон гамәлгә кертелде. Без бу юнәлештә эшләүне дәвам итәбез. Без күп программалар буенча башкаларга үрнәк булып торабыз, диде ул.
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин райондашларыбызга карата җылы сүзләрен җиткерде.
- Сарман ягы чын-чыннан бәхетле як. Халкы ачык күңелле, ярдәмчел һәм җыр-моңга оста. Бүген сарманлылар җир өстендә шаулатып иген үстерәләр, җир астыннан «кара алтын» чыгаралар, мал-туарын үрчетәләр, төзелеш алып баралар. Алга таба да, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, республиканың тотрыклылык, чәчәк ату курсын дәвам итәргә кирәк. Халык үз тормышында көн саен реаль уңай үзгәрешләр күрсә генә, көчле икътисадның әһәмияте бар. Болар, беренче чиратта, сыйфатлы юллар, социаль объектларны төзекләндерү 1әм башкалар. Бу уңайдан районда зур эшләр башкарыла, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев