Фәния апа «Милли моң»да катнашты
Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә Петровский Завод авылыннан Фәния апа Әгъләмова да катнашты.
Аның матур тавышы, мөнәҗәт әйтү осталыгы бәйрәмнең югары атмосферасына тагын бер ямь өстәде. Аның матур чыгышында мәдәният йорты директоры Зилә Хуҗинаның да өлеше бар.
Фәния апаны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз, милли мәдәниятебезнең кыйммәтле традицияләрен саклап калуда куйган хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев