САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эсседә салкын ризыклар ашарга ярамый

Әгәр эсседә туңдырманы тиз-тиз ашап бетерсәң, өске тын юллары кисәк кенә суыну сәбәпле авыру килеп чыга.

Эссе көндә салкын эчемлекләр эчсәң, туңдырма ашасаң ОРЗ булырга һәм салкын тияргә мөмкин. Бу хакта терапевт, гастроэнтеролог Анастасия Атаманга сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Белгеч әйтүенчә, эсседә туңдырма ашагач һәм салкын эчемлекләр эчкәч, ОРЗ булырга һәм салкын тияргә мөмкин. Шулай ук бу температуралар кисәк алмашу аркасында өстәмә стресс булып тора.

«Туңдырма ашаганда игътибарлы булырга кирәк. Әгәр тамак төбенә уңайсыз, салкын була башласа, туңдырма ашаудан туктыйсы», — диде табиб.

Ул салкын су эчкәндә кан тамырларында кинәт кенә спазмнар килеп чыгу очракларын да әйтеп үтте. Бу хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

Эссе вакытта җылы чәй, гөлҗимештән эчемлекләр һәм киптерелгән җимешләрдән шикәрсез компот эчәргә киңәш ителә. Шулай ук җиләк-җимешләр, яшелчәләр, җиләкләр ашау да яхшырак булыр, ди табиб.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/02-07-2021/ni-chen-essed-salkyn-rizyklar-asharga-yaramyy-5828460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев