САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш беткәч, уйнарга ярый, яки Өмә күңелле үтте

Бүген һәр җирдә кызу эш кайнады.

Бүген район оешма-предприятияләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре халкы Бөтенрәсәй экологик өмәгә кушылдылар. Яшәгән җирлеге, эшләгән, хезмәт иткән территория чисталыгы, төзеклеге өчен һәркем өлеш кертергә бурычлы. Бүген һәр җирдә кызу эш кайнады. Бераз яңгыр төшкәләп тору беркемгә дә комачауламады. Нәтиҗәдә парклар, яр буйлары, урамнар-юл кырлары чистарып калды. Өмәгә Сарман мәгьлүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре дә кушылдылар. Татар Илеге буендагы парк чисталыгына үз өлешебезне керттек. Табигатьне саклыйк, ял итү урыннары елмаеп торсыннар.

#субботниквТатмедиа

#медиаСубботник

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев