САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җемелдәп торган яшел сигналга узаргамы? Автоэксперт аңлатты

Яшел светофор сигналының җемелдәү озынлыгы турыдан-туры тормоз юлының зурлыгына һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 6.14 пункты таләпләренә бәйле. Бу хакта автоэксперт Дмитрий Попов хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, җемелдәп торган яшел сигнал өч секунд эчендә эшли. Бу вакыт эчендә тормоз педаленә көчле басканда, автомобильнең туктау юлы якынча 51 метр тәшкил итә. Шул ук өч секунд эчендә сәгатенә 60 км (секундына 17 метр була) тизлектә хәрәкәт итүче транспорт чарасы да якынча 51 метр юл үтә. Шуңа карап, светофор ким дигәндә 100 метр ераклыкта күренгәндә, йөртүчегә, уйлап, карар кабул итәргә вакыт җитә: җемелдәп торган яшел сигналга хәрәкәтне дәвам итәргәме, яки, гадәттәгечә, әкрен генә тормозга басаргамы, дип аңлатты Попов.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 6.14 пункты буенча, сары сигнал кушылганда яки регулировщик кулын күтәреп сигнал биргәндә, кинәт тормозга басмыйча, туктап өлгермәгән машина йөртүчеләргә хәрәкәтне дәвам итәргә ярый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев