САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эльвира Әхмәтова татарстанлыларга гаиләләргә ярдәм чараларын искә төшерде

Татарстан Республикасында гаиләләргә 65 төр социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, 65 ярдәм чарасының 60ы республика бюджеты хисабына финанслана. Төбәктә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплексы, поликлиникалар төзелә. Шулай ук ял итү һәм мәдәни инфраструктура үсеш ала.

Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта. Хәзерге вакытта аларның саны 59 меңнән артып киткән. Яшь гаиләләр өчен дәүләт торак программалары гамәлгә ашырыла.

– Бүген бездә балаларны, яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, талантларны ачу өчен яхшы инфраструктура бар: мәктәпләр, «Үсеш нокталары» үзәкләре, «кванториумнар» кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Балалы студентларга ярдәм чаралары да киңәйтелде – бу киләчәк турында системалы кайгырту, – дип өстәде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев